Шигырьлэр мэхэббэт турында

Шигырьлэр мэхэббэт турында

Мәхәббәт

Күптән төсен җуйган инде,
Күптән беткән үзгәреп.
Асыл болгар егетенең
Назлап әйткән сүзләре.

Офыкларга кадәр китеп
Җәелер моңсу томан;
Болгар кызы Айбикәнең
Алсу күлмәге сыман.

Карагайлар арасыннан,
Җитәкләшеп йөгереп,
Тиен баласыдай җитез,
Болан кебек йөгерек.

Бер пар төшеп бара кебек
Иделдәге каекка.
Алар өчен безнең Идел
Күптән инде саеккан.

чыклы үләндә калган күк
Болгар читек эзләре.
Кай гасырдан төшеп калып,
Яшьлекләрен эзләвем.

…Мең елдан соң килермен күк,
Бетмәс әле үзгәреп
Назлы болгар иркәсенең
Пышылдаган сүзләре.

Мәхәббәтнең яше бертигез
Әллә илле, әллә ун сигез.
Хисләре уртак куллар гына
Төзи ала сөюдән нигез…

Син дип тибә йөрәк

Җәһәннәмгә барып сине
Барыбер табар идем.
Синең өчен мең чибәрне
Мин кире кагар идем.
Синең күзгә караганда,
Башкаларны күрмәм дә.
Бу дөньяда синнән чибәр
Бар икәнен белмәм дә.
Күзеңне күзеңнән алмыйм,
Башка караш ник кирәк?
Читләр бик сөя, ә минем
Тик син дип тибә йөрәк.

Тик сиңа

Бик еракка, нык озакка
Ята минем юлларым.
Әле һаман саклый учым
Җылылыгын кулларың.

Тормышымның дисбесенең
Син — кадерле төймәсе.
Хисләремнең бакчасында
Иң — иң татлы хөрмәсе!

Сагынудан сәфәр көннәр
Бик озак үтә икән!
Кайчан кайтып кочаклармын
Бәгырем, сөйгән иркәм?!
Роберт Шаймарданов

Мәхәббәт

Төссез генә гомер агышларым
Сиздермичә үзып барганда,
Һәр көн иртән якты кояш чыгып,
Тагын йолдыз балкып янганда,

Нидер булды минем күңелемә,
Качты йокым айлы төннәрдә.
Татлы уйлар белән үтте алар,
Хыялларым артты көннәрдә.

Матурлыгын күрдем тирә-якның,
Тәү күргәндәй булдым доньяны.
Күңелемдә булган сихри хисләр,
Газапларга салды гел җанны.

Ул бар икән, тоям җаным белән,
Хәзер яшим аның хакына.
Ул карашлар сихерләде мине,
Алыштырмам аны алтынга.

Мин бәхетле җаным тәнем белән,
Күңелемә минем гел рәхәт.
Бу газаплы, татлы хисләремнең
Бар исеме — ул бит мәхәббәт.

Мәхәббәтем минем,сагыш утым,
Килә минем синдә каласы.
Ягымлы һәм назлы караш белән,
Бер тутырып тагын карачы!

Мин ышанмыйм сөюгә —
Җаным!, диеп көюгә.
Кайнар хисләргә алданып
Янгач калып күмергә.

Яратуны үлә — бетә
Мактыйлар күп җырларда.
Чынлыкта ул киресенчә,
Аптырыйбыз шуңарга…

Мәхәббәтне гомерендә
Кем генә кичермәгән!
Тик, серләре яши һаман
Беркайчан чишелмәгән.

Ике йөрәк бергә кушылса

Мәхәббәт ул кайчак гарәсәттәй
Язмышларны үтә җимереп.
Җимергәннән очкан кайпылчыклар
Йөрәкләрдә кала иң элек.
Кемдер гарәсәткә каршы чыга,
Күрүчеләр: юләр, дияләр.
Әмма кайчак кыю юләргәргә
Гарәсәтләр башын ияләр.
Мәхәббәт ул гарәсәттәй көчле,
Ике йөрәк бергә кушылса.
Җимерелми язмыш, ул нык тора,
Сөю ихлас, тугры, нык булса.

Язмыш мы соң бүләк итте сине,
Мин күкләрдә хәзер очамын.
Иң зур бүләк, шушы син дер диеп,
Кайнар кочагыма кочамын…

Мәхәббәтме, әллә сөюме бу,
Әллә татлы иң зур бер хисме.
Ялгыш бер сүз әйтеп үпкәләтеп
Сине югалтырмын мин төсле…

Син бар бүген, син яшисең җирдә
Биреп миңа иң зур хисләрне.
Кайнар мәхәббәттә янам мин
Бикләп куеп шашкан йөрәкне…

Ул йөрәккә ачкыч бары синдә
Тик югалтма, язмыш юлында.
Кызыгып кына кара башкаларга
Сөям дигәннәргә алданма…

Шаулый елга, сөю елгасы
Аксын әйдә, аксын шауласын.
Чиста булсын керсез хисләрдәй,
Безнең яшьләр анда таммасын…

Читайте также:  Жакет из меха норки

Ике яр без, ике тып — тын яр
Елга ага безнең уртадан.
Бер кем әле, бер кем шушы җирдә
Елгаларга чикләр куймаган…

Мәхәббәт ул гөлләр

Чарасыз мин һаман
Су сибәм гөлләргә.
Шиңсәләр әгәрдә
Ни белән түләргә?

Күз алды — корыйлар,
Кояшлы булса да.
Һаваның торышы
Бик җылы торса да…

Битараф караштан
Мәхәббәт сүрелә.
Соңлаган тәүбәдән
Чирканып күмелә.

Ул инде терелми
Алтыннар атсаң да.
Янына — Үләм!, дип
Син кереп ятсаң да…

Мәхәббәт ул — гөлләр,
Зур хисле бакчада.
Сатылмый үскәндә
Бернинди акчага.

Шикәрем син, балым син.
Яшьли сөйгән ярым син.
Әлдә син бар бәхетемә
Шуңа сөенеп яшим мин.

Рәхмәт сиңа, рәхмәт җаным,
Авыр сүзләр бер дә әйтмәдең.
Гомер буе мине хөрмәт итеп,
Яратып һәм сөеп яшәдең.

Син булганга яннарымда
Авырлыклар бер дә күрмәдем
Тату, матур яшәгәнгә
Гомер узганын да сизмәдем.

Парлы булып, тигезлектә.
Бәхеткә күмелеп яшәгез.
Матур үтсен гомерегез
Кайгы, хәсерәт күрмәгез.

Сабыр булып, тигезлектә,
Гомер юлын үтегез.
Гомерләр бит бик кыска
Кадерләрен белегез.

Күңел кыллары бик нечкә
Авыр сүзләр әйтмәгез,
Ходай парлы гомер бирсен
Ялгыз кала күрмәгез.

Сөеп, сөелеп, бәхеткә күмелеп,
Яшәүләргә җирдә ни җитә.
Гомерне ничек үткәрсәк тә
Аккан сулар кебек тиз үтә.

Янәшәдә сөйгән ярлар барда
Яшик әле сөеп, сөелеп,
Гомерләр бит ике бирелми
Яшәп калыйк кадерен белеп.

Хисләр ташый йөрәкләрдә,
Сөйгән ярлар барда янәшәдә.
Тормыш матур, яшәү рәхәт
Парлап.

Су өстендә ике аккош
Канатларын кага тын гына,
Яшик әле аккошлар кебек
Яратып һәм яратылып кына.

Яннарыңда парың булганда
Яшәүләре рәхәт дөньяда.
Дәртләр ташый йөрәкләрдә
Илһам чишмәләре яңара.

Һәр кешегә пар канаты кирәк
Мәхәббәте, тормыш иптәше,
Янында сөйгәнең булганда
Җиңел тормыш юлын үтүе.

Без килгәнбез бу җиргә
Донья матурлыгын күрергә.
Парлы булып, сөеп, сөелеп,
Бәхетле булып яшәргә.

Бәхетләргә күмелеп яшик әле
Бәхет кирәк җирдә яшәргә,
Яшәү матур, яшәү күңелле,
Сөйгән ярың булса янәшәңдә.

Син минем өчен тугансың
Мине бәхетле итәргә,
Рәхиәтле мин язмышыма
Сине миңа бүләк иткәнгә.

Гаилә учагыбызны сүндермичә
Гомеребез буе сакладык,
Катлаулы тормыш юлыннан
Гел янәшә, бергә атладык.

Нинди генә чаклар булса да
Бер генә дә, телгә килмәдек.
Начар, ямьсез сүзләр әйтеп,
Бер-беребезне рәнҗетмәдек.

Акыллы да булдың, сабыр да
Синдәй кеше хәзер бик сирәк,
Гомер юлын узган чагында
Саб.

Бер-берегезне сөеп, яратып
Кавышкансыз балалар
Сездәй бәхетле парлар
Бик-бик сирәк шул алар.

Гөлнараны үзеңә яр итеп
Сайлагансың, кияү, Марат
Шөкер, бәхетле булдыгыз
Без сөенәбез сезгә карап.

Икегез дә бик тырышлар,
Өйләр бетереп кердегез.
Берсеннән берсе акыллы
Өч бала үстердегез.

Син бит мине яратмагансың,
Нигә инде дөресен әйтмәдең?
"Яратам сине"-дигән булып
Күпме гомер, алдап йөргәнсең.

Мин бит сиңа ышандым
Яратасың диеп уйладым,
Яратуың, иркәләп сөюләрең
Ихлас тугеллеген аңладым.

Нигә йөрәгемне яраладың?
Керсез сөюемне аңламадың.
Сиңа булган хисләремне
Аяк ас.

Әкерен генә җилләр исеп
Тараталар чәчемне,
Җаннарымнан артык күреп
Яратам бит мин сине.

Исмәле җил, туктале җил,
Чәчемне таратасың.
Син дә иркәм мине шулай
Өзелеп яратасың.

Җилләр туздырган чәчемне
Тарап үрдем икегә,
Бер-беребезне яратабыз
Бергз булыйк гомергә.

Читайте также:  Лицевая гимнастика от морщин

Үреп куйган чәчләр.

Сөю кирәк сиңа да,
Сөю кирәк миңа да,
Сөюләрсез яшәп булмый
Тәндә җан бар чагында.

Яратыгыз, яратылыгыз,
Яратканнар була бәхетле,
Күз карасыдай саклагыз
Үзегезгә тигән бәхетне.

Гомеркәйләр бик кыска ул,
Сизелми дә үтеп китә.
Бер-береңне сөеп, сөелеп
Яшәүләргә җирдә ни җитә.

Кыйгач кара кашларың
Ай-кояштай йөзләрең.
Йөрәгемә ялкын салды,
Шомырт кара күзләрең.

Шомырт кара күзләрең
Гашыйк итте мине үзеңә.
Бер күрүдә мәхәббәтле
Күрендең син күземә.

Яшьлегем чәчәк атканда
Бәхетемә сине очыраттым.
Минем өчен туган бәхетем син
Гомерем буе сине яраттым.

Син дә мине, мин дә сине таптык,
Аерылышмаска вәгьдә бирештек.
Араларга җилләр искән чакта,
Йөрәкләрне кабат терелттек.

Очмыйк әле сыңар канат булып,
Йолдызларны бергә санарбыз.
Кирәк булса, суларында йөзеп,
Утларында бергә янарбыз.

Синсез миңа, миңа синсез авыр,
Сынауларны бергә кичәрбез.
Бәхетләргә юл.

Тик бер чәчәк өздем гөлбакчаңнан.
Һәм син мине аның өчен тиргәдең.
"Синең өчен үстермәдем аны,-дидең.
Башка берәү минем сөйгәнем."
Чәчкәләрең күп шул бакчаңда.
Нәкъ Тукайча:матур,хуш ислеләр.
Кергән берсе сокланып карый да,
Кайсыберен өзеп алып китәләр.
Күңелең дә,гөлбакчаң да,
Хәзер минем өчен тыюлык.
Койм.

Мәхәббәт барына мин ышанам,
Так итеп яратылмаган беркем дә.
Иртәләрен бәхет теләп уянам,
Бәхеткә бит ия һәркем дә.

Чын дуслар булуына ышанам,
Бар алар,санаулы булса да.
Кайгы-шатлык белән уртаклашам,
Ташламам үзем дә беркайчанда.

Рәхмәт әйтәм үткән һәр көнемә,
Булганына үкенмим,булачагына да.
.

“Кешегә мәхәббәт, ярату хисе бер тапкыр гына бирелә. Ә аннан калганы инде мәхәббәт түгел, ә болай, гомерне уздыру гына”, – дигән язмаларны газетадан укыйм да, шаккатам! Имеш, бер-береңә булган хисләрне саклап калу-калмау гашыйк кешеләрнең үзләреннән генә тора, дип язган була хыялыйлар. //Безнең авыл гыйбрәте//

Минемчә, гел алай түгел ул. Мәхәббәт күп төрле буладыр дип уйлыйм. Башта берсен үлеп яратасың, аннан икенчесенә гашыйк буласың. Тормыш үкенечле булмасын дисәң, кеше сүзенә карамаска, билгесез киләчәктән курыкмаска кирәк икән ул. Бу сүзләрне үземнең тормыштан чыгып әйтәм мин.

Ришат белән 2 ел ярым очрашып, нык яратышып өйләнешкән пар идек. Артымнан егетләр күп йөрде. Ул мине берәүгә дә бирмәде, бер адымга да калмыйча, күңелемне яулап алырга тырышты. Шуның белән мине үзенә каратты да. Хисләребез көчле булганын күреп торсалар да, ике яктан да әниләр безнең кушылуга башта каршы булдылар. Авылда шулай бит инде ул – һәрбер нәсел үзен башкалардан югары тоткан була, үзләреннән калган башкалары җыен вак-төяк.

Аныкылар мине тәнкыйтьләде, минекеләр Ришатны булдыксыз, гаилә тота алмас дип сөйләделәр. Шул сүзләр аркасында, белмим, ничә тапкыр үзебез тавышланышып, ничә тапкыр тагын дуслашканбыз икән? Ләкин без каршылыкка бирешмәдек, барыбер бергә булабыз, арага кеше сүзе кертмибез, хәтта әниләрнекен дә дидек. Ни дисәләр дә, туйга барып җиттек, гаилә кордык, яши башладык.

Туйдан соң, авылдан китеп район үзәгендә кеше фатирында акча түләп тора башладык. Мин бер шәхси эшмәкәрнең сәүдә оешмасында хисапчы булып эшли башладым. Ә Ришат, үзе әйткәнчә, укымаса да, беркайчан да эшсез тормады. Эшли белгән егетләр белән оешып шабашкага йөрделәр. Заказлары өзелеп тормады, чыннан да, гел эштә булдылар. Җәй җитсә, бура бурадылар, кышкылыкта йортларның эчке ягында эшләделәр.

Читайте также:  Как научиться пользоваться тенями для глаз

Бер елдан улыбыз туды, шулай матур гына тормыш башланып китте дигәндә генә… Язмыштырмы, өйдә ике ел утырып, улыбызны балалар бакчасына биреп, яңадан эшли башлаган чор иде. Кайгы көтмәгәндә килде. Ял көннәрендә әниләргә бергәләп кунакка кайта идек, яки мин улым белән генә кайтып килә идем. Җомга китәм дә, якшәмбе киләм. Ә ул көнне өйгә никтер шимбә кич кайтырга булдым. Ачып керүгә ишек төбендә торган иремнең кроссовкасына, янында кечерәк бүтән кроссовкага күзем төште. Бигрәк бәләкәй кроссовка дип уйлап куйганымны хәтерлим.

Әле артыгын уйламыйм да бит, берәр иптәше белән ашарга кергәннәрдер, суыткычта ни бар иде соң әле анда дип искә төшерәм. Башта тыныч кына атлап аш бүлмәсенә кердем. Юк болар. Шуннан йокы бүлмәсенең ишеген ачып җибәрдем. Ирем бер хатын белән маташып ята! Иремнең хыянәтенә бер шаккатсам, сөяркәсенә карап икенче аптырадым, иремнең дустының хатыны иде ул! Мондый хәлдә төрле кеше үзен төрлечә тота. Кемдер сөяркәгә ташлана, чәчләреннән йолкый, чыраен тырмый. Икенче берәүләр исә сөяркә каршында ире белән талаша башлый. Минем икесенең берсе белән дә аңлашып утырыр хәл булмагандыр инде. Ул вакытта ниләр кичергәнемне аңлатып бетереп булмый. Икенче көнне үк, кеше сүзе дип тормадым, аерылышырга гариза язып чыктым.

Бик авыр булды инде. Үпкә белән бергә рәнҗүе дә, ачу килү дә – барысы бергә кайнады.
Шул көннән соң башка берәүгә дә борылып карый алмас кебек идем. Вакыт барысын да төзәтә икән. Ялгызлыкта бер ел да яшәмәдем дияргә була, Ленар белән таныштым. Бер дә өйләнмәгән кеше булса да, аерылышкан хатын, чит кеше баласы дип тә тормады. Икебезне берьюлы яратты, мин дә сизмәстән гашыйк булдым.

Миннән соң хыянәтче Ришат та дә озак йөрмәде. Районга кайткан бер хатынга йортка кергән диделәр. Ярар, бәхете шунда булсын инде. Юк, каргамыйм, нәрсәгә шул хайван өчен өстемә начар эш алыйм әле! Шунысы кызык, Ленар белән яши башлаганнан бирле Ришат булмаган да кебек.

Ришат күренеп йөрмәгәч, улыбыз да аны бик тиз онытты. Әйе, тормыш дәвам итә. Яңа ирем Ленар белән бергә яшәвебезгә менә инде 8 ел булды, уртак кызыбыз туды. Өрмәгән җиргә дә утыртмый, улым тулысынча диярлек аның карамагында. Бүгенгә мин аны бик яратам, ә инде алда ниләр буласын кем белгән, планнар корганым юк. Ничек бар, шулай яшәргә инде. Уйлыйм да, әле ярый шулай килеп чыккан, дип куям. Алдашып яшәп гомер уздырмадык, хыянәтне үземә күрергә язды. Аерылышканга гел үкенеп утырганым юк әле. Тормыш дәвам итә икән ул.

Кадереңне белмәгән кешегә табынырга кирәкми, барыбер үз бәхетең килеп чыга. Уртак балалар, көндәлек тормыш алып бару, бер-береңә хөрмәт – менә шунда ярату мәхәббәт яши. Иң кирәге әнә шул. Үзем әлләни өлкән яшьтә булмасам да, бүген мәхәббәт утларында йөрүче яшьләргә әйтәсем килә: бер-берегезне яратсагыз, ышансагыз, курыкмыйча өйләнешегез, кеше сүзенә карамагыз, калганын тормыш үзе көйли ул. Ни генә булмасын, тормыш безне үзе өйрәтә.

Ләйсән сөйләгәнне Алсу Сабирова язып алды.

Ссылка на основную публикацию
Шапочка с тремя углами спицами
-Метки -Рубрики аксессуары (49) видео (46) вторые блюда (20) вышивка (46) вязание , схемы , описания (346) вязание -идеи (73)...
Шампунь индиго архитектор волос отзывы
Привилегированный пользователь 3 уровня *Я Елена 1206* вчера в 14:49 > оригинал Дд хочу оставить отзыв Брала маску спрей пользуюсь...
Шампунь керасис фото
Линия средств для ухода за волосами научно разработана с применением запатентованной технологии восстановления поврежденных волос. Линия средств для ухода за...
Шапочка под платок мусульманки
Бони или боне – это настоящее название шапочки мусульманской под платок, которую надевают женщины. Выполняет она две функции: не дает...
Adblock detector